Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Нәрсә ул терроризм

   Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террористлар яшьләрне үз юлларына бастыру өчен бик күп кызыксындыру алымнары уйлап чыгаралар. Менә шуларны кисәтү, яшьләргә аңлату максатыннан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 3 сентябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбендә   төрле сыйныф укучылары белән “Нәрсә ул терроризм “ дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.  Мәдәният хезмәткәрләре шул турыда укучыларга аңлаттылар.