Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Бәйрәм бүген

     1сентябрь – Белем бәйрәме. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә беренче  сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче укучыларны кыскача бу бәйрәм белән таныштырып үтте. Мәдәният хезмәткәрләре барлык укучыларны да бәйрәм белән котладылар, ә беренче сыйныф укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар.