“Шигъри тәлгәшләр”.
Быел районыбызның яңадан торгызылуына 30 ел тула. Бу вакыйгага карата Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә. Чираттагысы 17 август көнне “ Шигъри тәлгәшләр”дигән исем белән үтте. Чарада укучылар белән “Җәүһәр” клубында йөрүче апалар катнаштылар. Алар районыбызга багышланган шигырьләрне укыдылар.