Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Җиңү көне җиңел бирелмәде...”

    Быел Бөек Җиңүгә – 76 ел.  8 май көнне Олы Мәтәскә авылында Бөек Җиңүнең  76 еллыгы бәйрәм иттелде. Бәйрәмдә тыл ветераннары, мәктәп укучылары һәм укытучылары, Ветераннар советы рәисе, авыл җирлеге хезмәткәрләре,балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, авыл халкы, район вәкилләре катнаштылар. Бәйрәм  яңа обелиск янында үтте. Котлаулар, мәктәп балаларының чыгышы булды,сугыштан исән кайтмаучылар истәлегенә венок салынды.  Бәйрәм күңелле үтте. Шулай ук китапханәдә “Җиңү көне җиңел бирелмәде...”дигән исем белән күргәзмә дә эшләнде.