Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

1 май - Хезмәт бәйрәме.

   1 Май – илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Шул уңайдан бу көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары белән мәдәни чара уздырдылар. Аларга бу бәйрәм турында кыскача мәгълүмат бирелде, соңыннан  укучылар төрле күңелле уеннар уйнадылар.