Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“ И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!”

   Апрель  ае -Габдулла Тукай ае.  26 апрельдә  аның туган көне.  Г.Тукай татар әдәбияты күгендә янган йолдызларның иң яктысы.  Гомере кыска булса да язучы бик күп әсәрләр иҗат итәргә өлгергән. Ул калдырган иҗат мирасы безнең горурлыгыбыз. Балалар аның әкиятләрен, шигырьләрен  даими укыйлар. Бүген  (25 апрель көнне)Олы Мәтәскә авылында мәдәният хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуыга карата “ И туган тел, и матур тел, әткәм – әнкәмнең теле!” дип исемләнгән  шигырь кичәсе оештырдылар. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Тукайның  шигырьләрен  бик матур итеп сөйләделәр. Кичәнең ахыры “Туган тел”җыры белән тәмамланды.