Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“ Көлүдә бөтен тылсым”

      1 апрель-көлке көне.  Көлке көне бик күп илләрдә билгеләнә торган бәйрәм. Без, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре, бу бәйрәмне укучы балалар белән билгеләп үттек. “ Көлүдә бөтен тылсым”дип исемләнгән юмор кичәсе үз эченә төрле кызыклы шигырьләрне, балалар юморларын,  әкиятләрне алды. Китапханәче көлке көненең ничек барлыкка килүен дә аңлатып узды. Укучылар да үзләре белән булган көлкеле вакыйгаларын искә төшерделәр. Кичә күңелле үтте.