Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Җырлыйм туган якта”

             Туган авылым дип әйтүгә, халкының эчкән суы да, кечкенә генә инеш кенә булган чишмәләре, яр буйлап сузылып киткән сандугачлы бөдрә таллыклары, шау чәчәкле яшел хәтфә болыннары , авылга якын гына булган саф һавалар биреп торучы катнаш урманнары , кәккүк моңнары, җиләкле аланнар ,сабый чактан ук таныш булган  яланаяк йөгереп уйнап йөргән чыклы яшел бәпкә чирәмнәре , мәңге онытылмас булып күңелгә кереп калалар . Туган авылның никадәр якын туган булуын истә тотып Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 21 март көнне “Җырлыйм туган якта”дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнашты. Алар ике командага бүленеп  авыл, туган як турында җырлар җырладылар. Укучыларның һәркайсы җырларны бик күп белүләре, матур итеп җырлаулары белән аерылып тордылар.