“Янып яшә һәм иҗат ит “
Ф.Садриев — оста прозаик, хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Язучының 10 мартта туган көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Янып яшә һәм иҗат ит “ дип исемләнгән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Китапханәче Зәнфирә Хуҗиәхмәтова Фоат Садриевның тормыш юлы белән таныштырды . Соңыннан Тургай исемле китабыннан хикәяләр укылды.