Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

“Туган җирем кебек назлы, ачык йөзле татар телем

 

   21 февраль-Туган тел көне.  Бу көн ел саен Олы Мәтәскә  мәдәният йортында билгеләп үтелә. Шул уңайдан 19 февраль көнне  “Туган җирем кебек назлы, ачык йөзле татар телем ” дип исемләнгән мәдәни чара үтте. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар.  Алар Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар, мәкальләр әйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре бу көн турында кыскача аңлатма бирделәр. Чараның ахыры Туган тел җыры белән тәмамланды.