Музейга экскурциягә
Февраль аенда авылыбызның йөзек кашы Фатих ага Хөсни туган. Шуңа күрә дә аның музеена бу айда экскурцияга килүчеләр бихисап. 10 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары, татар теле укытучысы Хәйретдинова Язилә Рифкать кызы җитәкчелегендә , музейга килделәр. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗат җимешләре һәм музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.