Большеметескинская сельская библиотека - филиал № 6

Без – Фатих Хөсни оныклары

      Безнең Олы Мәтәскә авылы халкы сәнгатькә гашыйк һәм мәдәни чараларда бик актив катнашалар. Шулар арасында  шигырь язучылар да бар. Аларны барлау максатыннан 29 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның каләм тибрәтүчеләре белән очрашу үткәрделәр.”Без – Фатих Хөсни оныклары”дип исемләнгән чарада Рәхилә Әхмәтвәлиева үзе язган шигырьләре белән таныштырды. Аның шигырьләре бик эчтәлекле һәм мәгънәле язылган. 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак бу очрашулар ел буена дәвам итәчәк.