Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

Китаплы дөнья- иң кызык дөнья”.

“Китаплы дөнья- иң кызык дөнья”. Китапханәдә балалар өчен шундый исем астында библиографик дәрес оештырылды. Чарада катнашучыларга кызыклы, танып белү буенча һәм көлкеле биремнәр тәкъдим ителде. 

Китаптан билгеле бер темага өзекләр укып, балаларның китап белән эш итү кагыйдәләрен белүләре һәм үтәүләре тикшерелде.Туган телен яраткан, китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә.