Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

Балалар күзлегеннән фән дөньясы»

Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Баландыш авыл китапханәсе «Балалар күзлегеннән фән дөньясы»дигән рәсем конкурсы оештырды.

Балалар - кечкенә иҗатчылар гына түгел, ә соңыннан, бәлки, зур галимнәр-фән белән шөгыльләнүчеләр булырлар. Фән балага үз сәләтләрен ачу, үзендә иҗади башлангыч үстерү өчен искиткеч мөмкинлек бирә. Һәрбер бала үзенең фантазиясенә таянып рәсемнәр ясады.