“Гаиләнең тоткасы - хатын-кыз”
18 нче май көнне,Халыкара гаилә көне уңаеннан, Баландыш авыл китапханәсендә “Гаиләнең тоткасы - хатын-кыз” дигән тематик чара оештырылды. Бу чарага “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче хатын-кызлар чакырылды. Очрашуда төрле кызыклы сорауларга җаваплар эзләнде, гаилә тарихлары сөйләнелде. “Матур әдәбиятта гаилә темасы” дигән күргәзмә куелды.