Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Тыныч булсын күгебез"

Илебез өчен Бөек бәйрәм, Җиңү көне алдыннан Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре батырлар һәйкәле янында "Тыныч булсын күгебез" дигән бәйрәм чарасы оештырдылар. Чара барышында авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтшин Р. Ш. һәм мәктәп директоры Ю.Р. Хуҗин тантаналы чыгыш ясадылар. Тематик шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Традиция буенча, бу сугышта һәлак булганнарның якты истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм һәйкәлгә Ватаныбызны коткарган өчен гомерләрен биргән якташларыбыз истәлегенә дан таҗы салдылар.