Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Сугыш турында укылган китап – Җиңү көненә минем бүләк!"

Бөек Ватан сугышы тарихын һәр кеше белергә тиеш, чөнки бу безнең Ватаныбыз, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз тарихы. 3 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Сугыш турында укылган китап – Җиңү көненә минем бүләк!"дигән акция оештырылды. Чараның төп максаты - балаларны Бөек Ватан сугышы турында китаплар укуга җәлеп итү һәм хәтерне саклау. Китап укучылар белән Г.Әпсәләмов, М. Мәһдиев, М.Җәлил, Ф.Кәрим һ.б. кебек авторларның әсәрләреннән өзекләр укылды.