Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«Әдәби батл»

8 нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә  Пушкин картасы кысаларында «Әдәби батл»викторинасы үткәрелде.Әдәби батл-ул ярыш, иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышы. Әдәби сәяхәттә  2 команда көч сынашты. Чара барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар турында мәгълүмат алдылар, шулай ук яраткан әсәрләре турында сөйләделәр. «Кем күп укый, ул күп белә», «Шигъри минут», «Шигырьне дәвам ит» «Таратыгыз,укыгыз»викторина-разминкасында актив катнаштылар.