3 декабрь- Россиядә Билгесез солдатны искә алу көне.
3 декабрь- Россиядә Билгесез солдатны искә алу көне. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек!” исемле патриотик дәрес үткәрелде. Билгесез солдат көне – яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны – Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Китапханәче укучыларга бу искә алу көненең тарихы турында сөйләде.