Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Яшьләрдән хөрмәт күреп, ярату тоеп яшәгез”

Илебез буенча 1нче октябрь өлкән яшьтәгеләрне хөрмәтләү көне буларак билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Шуны истә тотып, өлкән буын вәкилләренә хөрмәт һәм игътибар күрсәтү йөзеннән, Баландыш авыл җирлеге , китапханә һәм мәдәният  хезмәткәрләре берлектә 30нчы сентябрь көнне “Яшьләрдән хөрмәт күреп, ярату тоеп яшәгез” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Чараның беренче өлешендә килгән кунаклар авыл музее белән танышып, яшьлекләрен искә төшерсә, икенче өлеше чәй табыны артында концерт программасы белән дәвам итте. Үзешчәннәр өлкәннәргә берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк иттеләр, гармун моңы һәм яраткан җырлар тынып тормады. Кадерле кунаклар яшьлекләрен искә алып, җылы мөнәсәбәттә аралашып, ял һәм бәйрәм иттеләр. Чара оешкан төстә, матур һәм күңелле, истә калырлык узды.