"Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем-Татарстан”
30 август -Татарстан Республикасыкөне. Шул уңайдан, 29 августта Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан “Синдә генә безнең язмышыбыз, Республикам минем-Татарстан” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.Күргәзмә аша Татарстан тарихы, аның бүгенгесе белән танышырга була.
Бәйрәм уңаеннан ял паркында оештырылган ачык чарада авыл халкы уйнап-биеп, матур җырлар тыңлап рәхәтләнеп күңел ачты.