Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

“Исәнме табигать дустыбыз”

Без барыбыз да табигать балалары. Табигать - ул безнең әйләнә-тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз...

Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләнергә тиеш. Шул максаттан 20 нче июнь көнне Баландыш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Исәнме табигать дустыбыз”дигән экскурсия оештырды. Балалар белән чишмә буенда булды.Төрле табышмакларга,сорауларга җаваплар табып,кызыклы уеннар уйнап табигать кочагында күңелле ял итте.