Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Китап киштәләре арасында"

Китапханә-мәгълүмат һәм белем алу патшалыгы, дуслар белән очрашу урыны, анда белем багажын тулыландыру гына түгел, ә ял итү дә кызыклы. 25 нче май көнне Баландыш авыл китапханәсендә

Пушкин картасы буенча "Китап киштәләре арасында"  дигән экскурсия уздырылды.Экскурсиядә катнашучылар китапханә буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, аның тарихы, каталоглар системасы, китап фонды белән таныштылар, китапларны урнаштыру кагыйдәләре турында белделәр.Балалар  китап күргәзмәләре,  журналлар, энциклопедияләр, иллюстрацияле белешмәләр белән таныштылар. Ахырда «Әдәби геройлар иленә сәяхәт»дигән кызыклы викторина уздырылды.