«Георгий тасмасы»
Җиңү бәйрәме алдыннан Баландыш авыл китапханәсендә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылып китап укучыларга әлеге тасма таратылды. Әлеге билгене дөрес итеп беркетү һәм тагу буенча киңәшләр бирелде.
Гергий тасмасы – дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һәлак булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңү өчен горурлык һәм фронт өчен барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.