«Татар өендә кунакта»
Баландыш авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Татарөендә кунакта» дигән сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.Татар халкының гореф-гадәтләре турында белделәр, татар өе һәм аның бизәлеше, көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара татар халкының традицион тәм-томнары коймак һәм бавырсак белән чәй эчү белән тәмамланды.Бу чара укучыларны татар халкының рухи һәм матди культурасына җәлеп итәргә, ата-бабаларының тормыш рәвеше, көнкүреше, хезмәт кешеләре белән таныштырырга ярдәм итте.