Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Туган телем- татар телем, киңдер сиңа күңел түрем"

21 февраль-Халыкаратуган тел көнебуларакбилгеләпүтелә. Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе Ульяновск өлкәсенең С. Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе үткәргән V Халыкара «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылды.
Телне камилләштерү, югалтмау, гореф-гадәтләрне саклау турында әңгәмә үткәрелде.Балалар мавыктыргыч викторина сораулары буенча көч сынашып, телебезгә багышлап шигырьләр укыды, мәзәкләр, тизәйткечләр, мәкальләр әйтеште.
Чара телебезне саклау һәм үстерү, милли бәйрәмнәрне барлау, йолаларны искә төшерү максатыннан уздырылды.