Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«Утыр, балам, әкият укыйм”

24 сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә балалар өчен «Утыр, балам, әкият укыйм” дип исемләнгән танып-белү  күңел ачу программасы үткәрелде. Чара башында балалар әкиятләрнең тылсымлы дөньясына чумдылар һәм халык авыз иҗатының нинди әсәрләр булуын искә төшерделәр. Әкиятләр балаларны  кыю, игелекле, намуслы, кунакчыл, ярдәмчел булырга  өйрәтә. Уен формасында балалар әкият битләрендә яшәүче геройлар белән очраштылар. Очрашу кызыклы, күңелле һәм  файдалы булды.