Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

"Китап иле- серле дөнья"

Балаларны китап укуга җәлеп итеп 26 гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Китап иле- серле дөнья"дигән чара оештырылды.Чарага Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.Алар өчен төрле мавыктыргыч әдәби уеннар әзерләнде, балалар китапларыннан "Әйдәгез, дуслашыйк балалар!"-дигән кызыклы күргәзмә ясап куелды. Февраль-март айларында иң күп китап укыган баланы билгеләп "Иң күп укучы мәктәп баласы”  дигән бәйге оештырырга дигән фикер балаларга бик ошады.