Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

«Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне

Баландыш авыл китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне " дип исемләнгән VIII Халыкара Акциягә кушылды. 14 октябрь көнне китапханәдә, шигърият сәгате үтте. 7 сыйныф укучылары Мөбәрәкшина Чулпан һәм Ситдыйкова Камилә шагыйрьнең яраткан «Тучи», «Осень» шигырьләрен укыдылар.Бу көнне китапханәгә килүчеләр дә үзләренең яраткан шигырьләрен укып, акциядән читтә калмады.