«Бөек Җиңүнең яшь геройлары» исемле хәтер акциясе
24 сентябрь көнне «БөекҖиңүнең яшь геройлары» исемле хәтер акциясе кысаларында Баландыш авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Чарада 7 бала катнашты. Аларга яшь геройлар һәм аларның батырлыклары турында сөйләнелде. Чарада пионер-геройлар: Саша Ковалева, Леня Голиков, Витя Коробков, Нина Куковерова, Лара Михеенко һ.б рәсемнәре белән «Хәтербелән без мәңгелек» күргәзмәсе оештырылган иде.