Баландышская сельская библиотека - филиал № 5

Китап күргәзмәсе куелды

30 октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә «Тарихта репрессия еллары» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар кешеләрнең язмышлары турында уйланырга мәҗбүр итә, без илебез тарихындагы әлеге фаҗигале сәхифәләр турында онытмаска тиеш, киләчәктә алар кабатланмасын өчен, аларны аңларга тиеш.