Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Язучы да Алиш, батыр да, яшен булып яуда яшәгән”

 

16 сентябрьдә Айдар авыл китапханәсендә танылган татар балалар шагыйре һәм язучысы, Бөек Ватан сугышы герое Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан "Язучы да Алиш, батыр да, яшен булып яуда яшәгән" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китаплары кычкырып укылды. Балалар укылган әсәрләрнең  эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирделәр. Язучының аеруча да танылган әкиятләрен искә төшерделәр. Китап укучылар игътибарына әдәби әсәрләр: романнар, повестьлар, поэмалар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр тәкъдим ителде. Укучылар Абдулла Алишның  искиткеч кеше булуын,  балаларны бик яратуын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел табуын белделәр. Һәм нәкъ менә балаларга булган мәхәббәте аны әдәбиятка алып килә. Абдулла Алиш шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар язса да,  ул татар әдәбияты дөньясында ныклы эз калдырган әкиятләр остасы булып танылган. Татар язучысының әкиятләре гади һәм хәтта иң кечкенә тыңлаучылар өчен дә аңлаешлы. Алар балаларда тырышлык һәм игелек тәрбияләргә ярдәм итәләр, үз илен яратырга өндиләр.