Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Сәламәтлеккә тылсымлы юл»

6 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең иң актив китап  укучылары «Сәламәтлеккә тылсымлы юл» дип исемләнгән  велосәяхәттә катнаштылар. Велосәяхәт сәламәт яшәү рәвешен ныгыту һәм профилактикалау,  балаларны авылларыбызның гаҗәеп табигать дөньясы белән таныштыру максатыннан үткәрелде. Чара уздырганчы, китапханәче һәм клуб җитәкчесе велосипедта куркынычсыз йөрү кагыйдәләре, олы юлда дөрес йөрү тәртибе турында әңгәмә кордылар һәм Айдар - Тәмте–Иске Карабаян маршруты буенча юлга кузгалдылар.  Ял итү өчен тукталыш- туган як табигатенең  җиләкле болыннары булды, анда балалар өчен дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү белән пикник оештырылды. Барысы да табигать матурлыгы һәм саф һава белән ләззәтләнделәр. Төсле фотолар, кызыклы китаплар, яңа дуслар һәм мавыгулар, күңелле уеннар болар барысы да мәктәп укучылары өчен чын бүләк һәм җәй турында якты истәлек булды. Арыган булуларына һәм авыр юл үтүләренә карамастан, катнашучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.