Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Чиккән кулъяулыклар-халкыбызның күңел бизәкләре”

Халкыбызның рухи мирасын саклау, милли бизәкләргә мәхәббәт тәрбияләү, яшьләрне һәм яшүсмерләрне чигү тарихы белән таныштыру максатыннан 4 март көнне Айдар авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Чиккән кулъяулыклар-халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән кулъяулык чигү буенча мастер-класс үткәрелде.

Мастер класс программасы китапханә фондындагы китаплар аша чигү тарихы белән таныштыруны, чигешкә бизәк төшерүне, төсле мулинәләрне сайлауны,крючок белән кулъяулык читләрен эшләүне, алынган белемнәрне практикада ныгыту һәм үрнәкләрне мөстәкыйль чигүне, чиккән кулъяулыклар коллекциясен үз эченә алды. 
Күпме күз нурлары, күпме күңел җылысы салынган бу чигешләрне башкарып без гореф-гадәтләребезне алдагы буыннарга да җиткерербез, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга да өлешебезне кертербез, дигән нәтиҗә ясадык.