Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Һәр сүзең наз-татар теле!”

21 февраль - Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. 21 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Һәр сүзең наз-татар теле!”  дигән интеллектуаль уен үткәрелде.

 Чарада катнашучы һәркем татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үз өлешен кертте. Туган тел көне кичәсе, сүзләре буталган мәкальләрне җыю, кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар табу, бирелгән сүзләрдән күбрәк сүзләр ясау, тизәйткечләр, сынамышлар әйтешү, шигырьләр уку, “Моңлы тел ул, нурлы тел ул-туган тел” күргәзмәсендә урын алган китапларга күзәтү ясау белән дәвам итте.