Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Китап битләрендә язмышлар»

9 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган “Китап битләрендә язмышлар» дип исемләнгән шигъри уку оештырылды. Китапханәче Фәнис Яруллинның батыр тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Язучының, аның якыннарының авыр язмышын, күпкырлы иҗатын, авырлыкларга карамастан яшәргә һәм иҗат итәргә омтылуларын искә төшерделәр. Фәнис Яруллинның исемен кем генә белми икән? Үзенең матур- матур әсәрләре, йөрәкләрне җилкендерә торган шигырьләре белән күңел түренә кереп яшеренгән шәхес ул. Халкыбызның горурлыгы булып саналган язучы фидакарьләрчә хезмәт итеп, үзенең күпме әдәби хәзинәсен халыкка бүләк итеп калдыра.                                                               Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку белән үрелеп барды, ”Яшьнәү-күкрәүләргә тиң гомер” күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.