Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Республикам символлары»

Татарстан Республикасы Дәүләт гербын кабул итү көне уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният йорты диреторы белән берлектә «Республикам символлары» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар белән герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында аралаштык. Викторина биремнәре аша белемнәребезне тикшердек. Татарстан Республикасы Гербы - республикада яшәүче һәр кешенең горурлыгы. Чөнки, безнең герб әхләк байлыгы, гаделлек, халык арасындагы тынычлык, алгарыш кебек күркәм сыйфатларны раслый.