Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Шигырь уты яна йөрәкләрдә»

Сирена Гатиятова-үзешчән җырчы-шагыйрә, күп җырлар авторы. Очрашуга аның иҗатын яратучылар  һәм шигърияткә битараф булмаган авылдашларыбыз чакырылды. Кичәбездә, Сирена ханымның 2021 елда нәшер ителгән "Гомер келәме" китабындагы  шигырьләре  сәнгатьле итеп укылды һәм матур җырлар белән үрелеп барды, иҗатына карата сораулар бирелде, иҗат юлын яктырткан презентация күрсәтелде.  Шагыйрә тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды, үзе язган җырларын башкарды. Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.