Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр ул-Рухи хәзинә!”

2023 елда узачак һәм 2022 елда узган Россия халыкларының мәдәни мирасы елы тематикасын үстерүне дәвам итеп, Айдар авылы китапханәсендә ел дәвамында эшләп килүче «Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр ул-Рухи хәзинә!" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмә укучыларны Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, традицион һөнәрчелек, фольклор һәм халык бәйрәмнәре турындагы китаплар белән таныштырачак. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга кызыклы булыр!