Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Бай әдәби иҗат-мәңгелек мирас”

Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар һәм китапханә фондында булган төрле елларда басылып чыккан әсәрләре тәкъдим ителде.  Аяз Гыйләҗев- татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы. Аның «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар», «Йәгез бер дога! » һ.б. әсәрләре милләт , ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укырга өлгермәгән китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.