Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Җырларыңда гомерең дәвамы"

12 январь көнне Айдар авылы китапханәсендә  шагыйрә һәм драматург, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Җырларыңда гомерең дәвамы" исемле күргәзмә төзелде һәм кычкырып укулар оештырылды. Китапханәче шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, җыр жанрында актив иҗат иткән шагыйрә  буларак аның сүзләренә язылган җырларны барладык. Гөлшат Зәйнашева шулай ук күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең иҗатына багышланган киносценарийлар, очерклар һәм документаль повестьлар авторы да була.

  Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләре, халыкчан җырлары бүген дә әле халык күңелендә яши.