Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Кич утырып канат сыдырдык»

Милли традицияләрне һәм йолаларны торгызу максатыннан Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Кич утырып канат сыдырдык» дип исемләнгән кич утыру фольклор йоласын үткәрде. Каз канаты сыдыру, май канаты ясау - татар халкының борынгыдан килгән йолаларының берсе. Каз өмәләреннән соң була торган мондый өмәләр авылыбызда әле дә сакланып калган. Бу йола барышында катнашучылар  каз каурыйлары сыдырды, бәлеш һәм коймаклар майлау өчен май канатлар ясады, әби-бабайлардан калган истәлекләр белән уртаклашты. Бу бәйрәмнәр  күңел ачу чарасы гына түгел,бик  борынгыдан ук сакланып килә торган күңелле гореф-гадәтләр, йолалар мәктәбе дә.