Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп!”

Күңелне күтәреп җибәрүче, арыганлыкны бетерүче, зиһенне ачучы, ялкаулыкны куучы, халкыбызның матур бер гореф-гадәте ул чәй эчү. Татар халкы гомер-гомергә чәйне яратып кулланган. Эчәсе килсә дә, ашыйсы килсә дә, арыса-талса да, кәефе кырылса да халкыбыз шушы могҗизалы эчемлеккә мөрәҗәгать иткән. Нинди генә бәйрәмнәр, очрашулар булса да, ул күңелле чәй табыны белән тәмамлана. Соңгы елларда чәй бәйрәмнәре үткәрелү дә матур гадәтләрне, чәй эчү йолаларын саклап калырга ярдәм итә. Айдар авыл китапханәсендә дә “Кызыклы китаплар укып, чәй эчәбез бергәләп!” дип исемләнгән әдәби кунакханә уздырылды. Чарабызда катнашучылар борынгыдан төрле илләрдән килгән, гаҗәеп тылсымлы эчемлек саналган чәйнең  гадәти булмаган рецептлары белән таныштылар, чәйнең сихәте турында файдалы киңәшләр белделәр, сәламәтлеккә йогынтысы турында фикерләштеләр,  чәй һәм  аны эчү турында мәкальләр һәм әйтемнәр, “Чәй исемнәрен күбрәк белүче”, “Чәй турындагы мәкальне тизлеккә җыючы”,  “Чәй пешерү серләре” кебек конкурсларда катнаштылар, язучыларның чәйгә мәдхия җырланган шигырьләре, җырлары, әдәби әсәрләрдән өзекләр белән таныштылар, язучыларның кайсысы бу эчемлекне ныграк яратуын искә төшерделәр. Чара тәмле чәйләр эчеп чәй өстәле артында дәвам итте.