Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Һич җуелмас даның киң галәмдә язгы аҗагандай сузыла…»

Мәхмүт Хәсәнов - күренекле прозаик, драматург, актер, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. “Урман шаулый» һәм "Кыюларга юл" әсәрләре аны Татарстанның танылган һәм популяр язучылары рәтенә куйды. Якташыбыз заман сулышын, илдә барган үзгәрешләрне, яңа карашларны сизә һәм моны үз әсәрләрендә сәнгатьчә чагылдыра белә. Язучының юбилее уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә аның китаплары тәкъдир ителде һәм «Һич җуелмас даның киң галәмдә язгы аҗагандай сузыла…» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
 Күргәзмәдә язучының тормыш юлын чагылдырган китаплар һәм әдәби әсәрләре урын алды. Китапханә укучылары аның биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар белделәр. Мәхмүт Хәсәновның әсәрләре бүгенге көндә дә укучылар арасында актуаль булып тора