Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Мәрхәмәтле булыйк, кешеләр!”

2 декабрь көнне , Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә, тумыштан инвалид булган авылдашларыбызны  “Мәрхәмәтле булыйк, кешеләр!” дип исемләнгән очрашу-кичәгә чакырды. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кунакларыбыз бөтен авыртуларын онытып, чын күңелдән уйнадылар, биеделәр, җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Китапханәче балалар шагыйрьләренең иң кызыклы шигырьләрен укыды, чарабыз кунаклары аларны зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңладылар. Кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте. Соңыннан аларга мәдәният хезмәткәрләре исеменнән бүләкләр таратылды.