Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Туган яктан җылы оекбашлар»

Кышкы кичләрдә китапханәдә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен  йон оекбашлар бәйләделәр. Җылы бүләкләр тиздән хәрби хезмәткәрләргә җибәреләчәк. Әлеге акциядә барлык битараф булмаган авылдашларыбыз катнашты. Җылы оекбашларны өйдә бәйләп, соңыннан китапханәгә тапшырырга да мөмкин. Кем – җылы сүз, кем – җылы оекбаш, кемнәр исә акчалата да булыша ала, чөнки ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле. Андыйларын күбрәк, ешрак әйтик. Кемнең кемлеге кайгы килгәч яхшырак күренә.