Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Сүзлекләрнең тылсымлы дөньясы"

19 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлекләрнең тылсымлы дөньясы" темасына багышланган әңгәмә үткәрде. Чара барышында китапханәче  сүзлекләрнең төрләре, алардан  дөрес файдалану һәм китапларның әһәмияте, аларны саклап тотуның мөһимлеге турында сөйләде. Кызыксынучылар өчен белемнәрне тикшерүгә мавыктыргыч тест үткәрелде.