Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

"Тәлгат Сираҗетдинов - туган төбәгебез горурлыгы"

Туган ягыбызда булган вакыйгаларны тагын да тирәнрәк өйрәнү, төбәгебезнең күренекле кешеләренә хөрмәт тәрбияләү максатыннан  Айдар авыл китапханәсендә күренекле якташыбызның тууына 95 ел тулу уңаеннан  "Тәлгат Сираҗетдинов - туган төбәгебез горурлыгы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Галимнең тормыш юлын, иҗат эшчәнлеген яктырткан буклет булдырылып, китап укучыларга тәкъдим ителде. Тәлгат Касыйм улы- гади авыл мәктәбен тәмамлаган таланты һәм тырышлыгы белән идарә итү механикасы һәм процесслары өлкәсендә танылган галим, илнең техник вузларында беренче идарә һәм эшмәкәрлек факультетын оештыручы һәм деканы була, бөтен гомерен студент яшьләрен тәрбияләүгә багышлый, үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра.