Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

“Милли киемдә- халык мирасы”

                 Милли костюм - ул гади кием генә түгел, ул халыкның мәдәнияте һәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм тормыш образлары. Балалар милли костюмнар белән таныштылар. Китапханәче һәр халыкның  гаҗәеп костюмнары, һәр костюмның үзенчәлекләре, һәр детальнең никадәр озак һәм җентекләп бизәлүен сөйләде, әлеге теманы яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде.  Балалар белән төрле халыкларның әйтемнәрен, табышмакларын, мәкальләрен искә төшереп, әдәби биремнәр үтәдек.