Айдаровская сельская библиотека - филиал № 23

«Икмәк - табын кояшы»,

Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Табыннарыбыз күрке икмәк барыбыз өчен дә изге санала. Гадәти көнкүрештә генә түгел, бәйрәм - мәҗлесләрендә дә икмәк - ипекәйне өстәл түренә куябыз. Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә узган «Икмәк - табын кояшы» тематик сәгате нәкъ менә шул темага багышланды. Чарада ипи, аның кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сак караш турында сүз барды. Камалыштагы икмәк кисәген искә төшердек, аның зур кыйммәткә ия булуы турында нәтиҗә ясалды. Чарада икмәк турында шигырьләр укылды, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшердек.